1. Көннәр, айлар, еллар үткән саен
Сине ныграк уйлыйм, әнием.
Гомер буе мәрхәмәтле булып,
Яшәүләрең кыенмы, диюең…
Куш
Җир йөзенә кояш булган кебек,
Син, әнием, син бит бергенәм.
Яннарымда кебек, төшләремә кереп,
Сагынуларга, җаным, түз генә.
2. Син бит миңа якты аяз көннәр,
Ямьле язлар бүләк итүчем.
Ямьле җәйне, ап-ак карлы кышны
Бар дөньямны гүзәл итүчем.
Куш
Җир йөзенә кояш булган кебек,
Син, әнием, син бит бергенәм.
Яннарымда кебек, төшләремә кереп,
Сагынуларга, җаным, түз генә.
3. Күңелеңне күтәрәсем килеп,
Эзлим сиңа матур сүзләрне.
Бәхет, шатлык, сөенеч теләп,
Каршылыйк без килгән көзләрне.
Куш
Җир йөзенә кояш булган кебек,
Син, әнием, син бит бергенәм.
Яннарымда кебек, төшләремә кереп,
Сагынуларга, җаным, түз генә.
Лилиана Ирназарова еще тексты
Другие названия этого текста
- Лилиана Ирназарова - Эниемэ (0)
- Эниемэ - ... (0)
Видео
-
Лилиана Ирназарова
Лилиана Ирназарова – Мин жыр булып сина кайтырмын - Duration: 3:56. by Татарские Песни 1,834 views. 3:56. Салават Фатхетдинов ... -
Ильнур Валиуллин - Этием куллары
... a suggested video will automatically play next. Up next. Лилиана Ирназарова - Duration: 3:54. by ...
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1