СОҢ ТҮГЕЛ Соң очраштык, соңдыр инде диеп, Күңел йөри һаман моң түгеп, Ә колакта чыңлый җил тавышы: Яратырга бердә соң түгел! Бәлки бу төн безнең төштә генә, Ә көнебез чында юк бүген. Бергә үткән таң елмаеп әйтә: Яратырга бердә соң түгел!(2) Бар дөньяны без оныттык ахыры, Тик аң уйлый: бәлки тиң түгел? Аңа каршы йөрәк фикер әйтә: Яратырга бердә соң түгел!(2) Проигрыш Бер карасаң – без икебез бүген Оҗмахның да таптык иң түрен. Һәм колакта чыңлый тик бер тавыш: Яратырга бердә соң түгел!(3,5+0,25)