Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Лилия Биктимирова һәм Гөлназ - Әни җиләк җыя | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Әни җиләк җыя, хәлләр җыя-җыя,
Күбәләкләр очып йөргән болында.
Шул болында колын кебек минем кызым
Җиләк җыеп йөри янымда.

Телгәш саен җиләк пешеп беткән бигрәк -
Кызылы да тәмле, тәмле алы да.
Телгәшләре син дер, җиләге ул мин дер
Шундый рәхәт әни янында.

Җиләк җитә-җитә үзе өзелеп төшә.
Җиткән телгәшләре кызылдан-кызыл.
Өзелеп пешәсең дэ, өзелеп төшәсең дә -
Тормышта да шулай шул, кызым.

Җиләк кебек чагың искә төште тагын
Җиләк өзгән кызыма карап тордым да.
Сизәм әни күңелең җиләк кебек гомерең
Матур үтәр минем кызымда.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-