Мәктәптә ялгызым, Мәктәптә берүзем Эшлим мин көнозын Үтәлми тик сүзем Эшләгән эшләрем Таптала, югала. Мин биргән белемнәр Кайда соң сез, кайда? Мин сезне татарча Уйларга өйрәтәм Укытам, яздырам, Бай мирас күрсәтәм. Әмма мин мәктәптә Берүзем, ялгызым. Бар да рус, мин генә – Бер татар явызы.