Калдың син ак бураннарда,
Ак буран эчләрендә.
Калдың инде бураннарның
Дулаган төшләрендә.
Урады да кочагыңа,
Урлады сины буран.
Ап-ак буран эчләрендә
Сине күргәндәй булам.
Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.
Ничек кенә тартып алыйм
Сине буран эченнән.
Үзем буран булыр идем
Килсә әгәр көчемнән.
Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.
Адашма, зинһар, адашма
Бураннар арасында.
Синсез калам бугай инде
Бураннар арасында.
Лилия Хамитов еще тексты
Другие названия этого текста
- Татарские песни Лилия Хамитова - Буран дулый (1)
- Лилия Хамитов - Буран дулый. (0)
- Йолдыз Ихсанова - Буран (Студия Салавата Фатхутдинова) (0)
- ☾⋆Селя - Буран дулый (0)
- Лилия Хәмитова - Буран дулый (0)
Видео
-
Лилия Хамитова - Буран дулый
Лилия Хамитова - Буран дулый. Руслан Шарипов ... +Птица Брилая Что такое буран узнал же откуда-то, хотя слово татарское. Дулый ... -
Лилия Хамитова
Лилия Хамитова "Мэхэббэт шушыдыр". Элмэт. 2014г.
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1