Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Лилия Хамитова - Мәхәббәт шушыды | Текст песни

Мин сиңа карыйм да,
Елларны саныйм да,
Гомернең узганын аңлыймын.
Тик яшьлек узмаган,
Узмаган ул заман,
Диеп мин үземне алдыймын.

Күңелләр табышты,
Күңелләр кавышты,
Күңелләр мәнгегә кушылыр.
Син – минем кадерлем,
Мин – синең бәгырең,
Мәхәббәт шушыдыр, шушыдыр.

Без яшьнәп туймадык,
Яратып туймадык,
Хисләрне тыймадык без бер дә.
Сөюдән исердек,
Барысын да кичердек,
Без – бергә, без – бергә, без – бергә.

Бер яндым, бер тундым,
Мин сиңа омтылдым,
Тик сиңа тартылам бүген дә.
Нэкъ кояш кебек син,
Елмаеп-көлеп син,
Балкыйсың гомерем күгендә.

Сиңа багышлап шигырләр яздым
Сиңа атап җырлар җырладым
Сиңа тәүге кат «яратам» дидем
Син бит бәхетем минем!

Тошемдә, өнемдә
Күңелемнең түрендә
Иң матур җыр булып
Яшисең син бүген дә.

Безгә ул көнне ятларны
Безгә язмыш шулай язгандыр
Безгә насыйп яр хәзер бүтәннәр
Тик онтылмый үткәннәр.

Сиңа багышлап шигырләр язам,
Сиңа атап җырлар җырлым мин,
Сиңа җырымда «яратам» диям,
Сине җырымда сөям.

Другие названия этого текста
  • Лиля Хамитова - Мэхэббэт шушыдыр (минус) (0)
  • Лилия Хамитова - Мәхәббәт шушыды (0)
  • Лилия Хэмитова - Мэхэббэт шушыдыр (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-