Тузганак
Оскар Усманов көе Илдар Юзеев сүзләре
Кузгалаклы болыннар,
Тузганаклы болыннар,
Балачак узган урамнар,
Чәчем тузган урыннар.
Кузгалаклы болыннардан
Йөрим һаман узгалап.
Җилләр искән,очкан-киткән
Балачагым тузганак.
Сибелделәр чәчләрем,
Акты-китте яшьләрем.
Күрешергә килгән идем,
Балачак,нигә дәшмәдең?
Кузгалаклы болыннардан
Йөрим һаман узгалап.
Җилләр искән,очкан-киткән
Балачагым тузганак.
Эзлим туган җирләрдән,
Йөгереп менгән үрләрдән.
Кире җыеп алыр идем,
Мөмкин булса,җилләрдән...
Кузгалаклы болыннардан
Йөрим һаман узгалап.
Җилләр искән,очкан-киткән
Балачагым тузганак.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1