1.Балкып янган йолдызларга карап,
Уяндылар тәүге хислэрем.
Көзге җилләр алып килде миңа
Чәчләреңнең таныш исләрен.
К-та:
Бүләк итер өчен, бәгърем, сиңа
Йолдыз жыйган идем күкләрдән.
Соңлаганмын, берәү шул йолдызны
Бүләк иткән сиңа күптәннән.
2.Ялгышларым булса төзәт үзең.
Югалттым мин бәхет ачкычын.
Упкыннарга төштем, чыга алмыйм,
Сузчы миңа сөю баскычың.
3.Былбыл кош та парсыз сайрый алмый,
Парын эзли, сайлый тирәген.
Сезнең алда бушанырга тели
Мәхәббәткә тугры йөрәгем.
Лилия Хусаенова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1