Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ләйлә Галиева - "Бәхетле бул кызым" Р.Нурмөхәмәтова көе һәм сүзләре | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Бәхетле бул кызым
Рауфа Нурмухаметова көе һәм сүзләре

Һәркемгә бирелгән төрле язмыш,
Бар гомер дә икән Ходайдан.
Бала диеп җан атулар,
Шул кадерле икән ул кайдан?!

Күкрәгемә кочып яратыймчы,
Бәхетле бул балакаем кызым.
Теләк теләп күптән сорап алган,
Син минем сүнмәс өмет йолдызым!

Сина карап мин куанамын,
Ак болыттай керсез кунелең.
Яманлыктан аер яхшылыкны,
Изге булсын барыр юлын синең.

Күкрәгемә кочып яратыймчы,
Бәхетле бул балакаем кызым.
Теләк теләп күптән сорап алган,
Син минем сүнмәс өмет йолдызым!

Үтенәм, сорыймын, ялварам,
Балама бул, язмыш, мәрхәмәтле.
Язмыш юлларында адаштырып,
Йөрәккәең итмә җәрәхәтле.

Күкрәгемә кочып яратыймчы,
Бәхетле бул балакаем кызым.
Теләк теләп күптән сорап алган,
Син минем сүнмәс өмет йолдызым!


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-