Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ләйсән Гыймаева - Җидегән йолдыз | Текст песни

1. Йокысыз төннәрдә карыйм күк йөзенә,
Ә анда меңләгән йолдызлар.
Биектә, биектә, аяз көн күгендә
Йөрәгемә якын йолдыз бар.

КУШЫМТА:
Җидегән йолдыз - якты йолдыз,
Без бәхет юраганы.
Җидегән йолдыз - безнең йолдыз,
Син һәм мин сайлаганы.

2. Җиде саны өчен якын күрдек әллә,
Һәр йолдызы саен бер теләк.
Җиде теләк әйтеп безнең кебек аны
Сайлагандыр күпме пар йөрәк.

3. Йолдызлы көннәрдә син һәм мин бергәләп
Җыр яздык мәхәббәт турында.
Җиде кат күкләрдә җидегән йолдыз да
Шул җырны кабатлый тын гына.

Ләйсән Гыймаева еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-