1. Иң кадерле кеше бүген
Минем өчен бер генә.
Ярты сүздән дә аңлаучы
Мине бит, иркәм, син генә.
КУШЫМТА:
Җаныкаем, җанашым,
Сиңа төбәп карашым.
Гомер буе янәшәндә
Килә минем барасым.
2. Син күңлемнең акчарлагы,
Яшәү көче бирүче.
Сыйпап-сыйпап чәчләремнән
Бердәнберем диюче.
3. Ямле дөнья, матур дөнья
Бары тик безнең өчен.
Уртак бәхетне сакларга
Бирермен бөтен көчем.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1