Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Әлфинә Әзһәмова - Кайда син, кичәге көнем | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Иртәдән үк бүген гел караңгы
Төннәремнең бу йә дәвамы
Югалттым мин кичә бәхетемне
Юләр ялгышуым алдады

Кайда син, кичәге көнем?
Әйләнеп кайт бер генә
Бәхетем бит синдә калды
Кулларыма алып аны
Саклар идем гомергә

Синдә калган һәрбер мизгелемне
Мең мәртәбә бүген тикшердем
Елыйсым да килде, көләсем дә
Нигә яндым, нигә өшедем

Кайда син, кичәге көнем?
Әйләнеп кайт бер генә
Бәхетем бит синдә калды
Кулларыма алып аны
Саклар идем гомергә

Кичәге көн, сине бит мин хәзер
Үтәр идем уйлап, сак кына
Һәр адымым, исләр-тойгыларым
Дөрес булыр иде барысы да

Кайда син, кичәге көнем?
Әйләнеп кайт бер генә
Бәхетем бит синдә калды
Кулларыма алып аны
Саклар идем гомергә

Кайда син, кичәге көнем?
Әйләнеп кайт бер генә
Бәхетем бит синдә калды
Кулларыма алып аны
Саклар идем гомергә

Бәхетем бит синдә калды
Кулларыма алып аны
Саклар идем гомергә
Саклар идем гомергә
Саклар идем гомергә


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-