Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

әлфия авзалова - картаямыни соң йөрәк (г.нуруллин - с.ибраһимов) | Текст песни

© гата нуруллин - сафьян ибраһимов

әкрен генә, сиздермичә
яшьлек гомерем үтә.
күңелем һич тә картаймый,
һаман да нидер көтә.

картаямыни соң йөрәк,
маңгайлар сырланса да.
үтте яшьлек-җүләрлек, дип,
җырларда җырланса да.

нигә соң болай үземне
канатлыдай хис итәм?!
әллә яшьлегем кичләре
әйләнеп кайтты микән?

картаямыни соң йөрәк,
маңгайлар сырланса да.
үтте яшьлек-җүләрлек, дип,
җырларда җырланса да.

мәхәббәт яшьләрдә, диләр,
була ул һәркемдә дә.
мәхәббәтсез яшәп булмый
олгайган көннәрдә дә.

картаямыни соң йөрәк,
маңгайлар сырланса да.
үтте яшьлек-җүләрлек, дип,
җырларда җырланса да.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-