Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Әлфия Авзалова - Күл буена килсәң иде | Текст песни

Ялгыз үскән бер төнбоек
Тирбәлә суда.
Төнбоек та сине сагына,
Сине юксына.

Күл буена килсәң иде,
Уйларымны белсәң иде;
Ялгыз төнбоек шикелле
Юксынам сине.

Бөдрә таллар яшел ефәк
Күлмәген көйгән.
Таллар да, никтер моңаеп,
Башларын игән.

Күл буена килсәң иде,
Уйларымны белсәң иде;
Башын игән тал шикелле
Юксынам сине.

Кыр үрдәкләре кычкыра
Куе камышта.
Зифа буйлы камышлар да
Төшкән сагышка.

Күл буена килсәң иде,
Уйларымны белсәң иде;
Зифа камышларга карап,
Юксынам сине.

Әлфия Авзалова еще тексты


Другие названия этого текста
  • Альфия Авзалова - Күл буена килсәң иде (0)
  • Әлфия Авзалова - Күл буена килсәң иде (0)
  • Рустам Валиев - Кул буйына килhан ине (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1