Синең бер җылы сүзеңнән
Көн буе очып йөрим.
Бәхетемнән чәчәкләрне,
Җилләрне кочып йөрим.
Мин матурмы - синең эш.
Сине гел иркәләп-назлап,
Сөеп яшәү - минем эш.
Син мине күрмичә узсаң,
Боега күңелләрем.
Ялгыш авыр сүзләр әйтсәң,
Яшькә тула күзләрем.
Мин матурмы - синең эш.
Сине гел иркәләп-назлап,
Сөеп яшәү - минем эш.
Син "матурым" дигән чакта,
Матурланам чын-чынлап.
Мин гел шулай үзгәрәмен,
Син сөйләгәнне тоңлап.
Мин матурмы - синең эш.
Сине гел иркәләп-назлап,
Сөеп яшәү - минем эш.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1