Иртә дә генә торам, юлга чыгам,
Иңнәремә шәлем ябынам.
Кемне сагынасың, дип сорамагыз,
Күк күгәрченемне сагынам.
Иртә дә генә торам, юлга чыгам,
Юл буйлары яшел өрәңге.
Нигә ялгыз син, дип сорамагыз,
Гомерем буе көтәм берәүне.
Иртә дә генә торам, юлга чыгам,
Курай кисеп алам камыштан.
Нигә моңлы син, дип сорамагыз,
Моңлы бала булдым тумыштан.
Людмила Аланлы еще тексты
Другие названия этого текста
- Сирина Зайнутдинова - Иртәдә генэ торам (0)
- Людмила Аланлы - Иртә дә генә торам… (татар халык жыры) (0)
- Алия Карачурина - "Иртэдэ генэ торам" (0)
- Рафина Ганиуллина - Иртэдэ генэ торам (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1