Сөйгән ярыма
Людмила Аланлы музыкасы, Зинаида Захарова сүзләре
1. Сусаганда челтер чишмәм булдың,
Касәләрем мөлдерәтеп тордың.
Күңелемдәге бозны эреттең син,
Хыялларым булып ирештең син.
Кушымта:
Яшьлек хисләремне яңартучым,
Син генә ул чынлап яратучым,
Сагышларың өреп таратучың,
Юктыр сине миндәй яратучың.
2. Назлар булып килеп сарылдың да,
Ерак китсәм, өзелеп сагындың да,
Өшегәндә мине җылытучым,
Борчылганда сөеп юатучым.
Кушымта.
Людмила Аланлы еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1