Pesni.guru - сайт для Гуру
https://vk.com/yana_zhyrlar_ham_kotlaular
Әниемә
Людмила Аланлы көе, Зинаида Захарова сүзләре
1.Табыныңнан ризык өзелмәсен,
Тәмле булсын эчкән чәйләрең.
Тыныч булсын, әни, күңелләрең,
Җылы гына булсын җәйләрең.
Кушымта:
Үтәсе юлларың булсын озын,
Алтын гына булсын гына гомер көзең.
“Гел бәхетле яшә, әни!”, - диеп,
Балаларың теләк тели бүген.
2. Авырлыклар сине урап узсын,
Яшькә чыланмасын күзләрең.
Беркайчан да онытмабыз, әни,
Безгә әйткән назлы сүзләрең.
Кушымта.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1