Алдыгызга алсу гөлләр җәям,
Юлыгызга яшел аланнар.
Мен мэртэбэ бэхетледер жирдэ,
Мәхэббэтен таба алганнар!
Мәхәббәтнең күге гел кояшлы
Тугайлары һәрчак тургайлы.
Мәхәббәтнең таңы гел былбыллы,
Мәхәббәтнең төне гел айлы.
Әгәр күңлең мохтаҗлыкка төшсә,
Тән сораса синнән бер сафлык.
Бу гөнаһлы җирдә яши алган
Мәхәббәттә генә гөнаһ юк.
Юлларыңда салкын җилләр иссә
Көзге яңгыр китсә яралап,
Шул мәхәббәт алып калыр сине
Шул мәхәббәт калыр аралап.
Люция Мусина еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1