Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ляйсан Билалова&Айдар Хуснутдинов - Рәхмәтлемен ходаема | Текст песни

Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп,
Тидермичә җилләр-яңгырлар.
Әти-әниләрне үзебез дә шулай
Яши алсак иде гел зурлап.

Кушымта:
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә.(2 тапкыр)

Туар көннәре дә, туган көннәре дә
Сөенечләр генә китерсен.
Оныкларын сөеп, улым-кызым диеп
Дәшүләре шатлык иңдерсен.

Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә,
Өзгәләнеп кала бәгырьләр.
Әти-әниләрне исән чакларында
Яши алсак иде кадерләп.

Кушымта:
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә.(2 тапкыр)
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни, әби-бабай
Кирәк бит ул һәркемгә


Ляйсан Билалова&Айдар Хуснутдинов еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-