Юләр яшьлек
(Ляйсан Хасаншина суз., Нәфисә Сабирҗанова кое)
1) Табигатьнең гаҗәп күренеше-
Актарылып ярдан боз китә.
Хатирәләр искә төшә...Аны
Хәтер кабат җанга беркетә.
ПР:
Юләр яшьлек! Бозлар киткән кебек,
Бик тиз генә үтеп киткәнсең...
Ярларыңа күпме хатирәләр,
Күпме бәхет бүләк иткәнсең!
2) Яшьлек тә нәкъ шулай ярсу иде:
Сикәлтәсез юлны юлламый
Билгесезлек упкынына акты,
Эреп бетәсен дә уйламый.
3) Актарылып акты, юып алды
Юлындагы кыя-ташларны.
Әле ярый исән кала алды,
Саклый алды газиз башларны.
Ляйсан Хасаншина еще тексты
Другие названия этого текста
- Ләйсән Хасаншина - Юләр яшьлек (муз. Л. Хасаншина, сл. Н. Сабирзянова) (0)
- Ляйсан Хасаншина - Юлэр яшьлек (муз. Л. Хасаншина, сл. Н. Сабирзянова) (0)
- Ляйсан Хасаншина - Юлэр яшьлек. Нафиса Сабирзянова сузе, Ляйсан Хасаншина кое. (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1