Сара Садыйкова көе Әхмәт Рәшитов сүзләре
Томанлы көн сыман күз карашың,
Үпкәләвең юкка түгелме?
Йә, елмайчы, бәгырем, язгы гөлем
Әрнүләрең басып күңелнең.
Пар күгәрчен кебек гөрләшкәндә
Мәхәббәткә нигә күләгә;
Керсез сөюемә, язгы гөлем,
Авыр сүзләр белән түләмә.
Илтифатсыз булсам кайчакларда,
Кичер мине, юк-бар уйлама;
Калдыр мәхәббәтең, язгы гөлем,
Яшьлегеңнән алтын туйга да.
Мәликә еще тексты
Другие названия этого текста
- Мәликә - Язгы гөлем (1)
- Мәликә - Язгы гөлем (Сара Садыйкова көе, Әхмәт Рәшит сүзләре) (0)
- Мәликә - Яҙғы гөлөм (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1