ҖИЛӘК ҖЫЙГАНДА
Иөгерә-йөгерә җиләк җыйганда,
Карагайлы урман буенда,
Син булырсың минем уемда, Һай!
Җир җиләгем, кура җиләгем!
Сагынып көтәм сине, чибәрем!
Кайтып килсәң урман юлыннан,
Йөгерә-йөгерә каршы чыгармын,
Тәмле җиләк белән сыйлармын, Һай!
Җир җиләгем, кура җиләгем!
Сагынып көтәм сине, чибәрем!
Кайтып килсәң печән өстеңә,
Җырлый-җырлый каршы барырмын,
Уңыш белән каршы алырмын, Һай!
Җир җиләгем, кура җиләгем!
Сагынып көтәм сине, чибәрем!
Муса ҖӘЛИЛ сүзләре,
Мансур МОЗАФФАРОВ көе
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1