Гашыйк булдым сиңа бер күрүдә
Сихерләде назлы карашың
Хәзер инде якты йолдыз булып
Күз алдымда һәрчак торасың.
Уйлыйм сине якты иртәләрдә
Үзең дә бит, беләм, сөясең
Минем кебек очрашулар көтеп
Уйлый-уйлый янып көясең.
Ә мин сине һәр көн саен уйлыйм
Һәр көн саен сине сагынам
Синең яңга кайтып килим диеп
Очар коштай сиңа талпынам.
Ә нигә соң безнең яшь йөрәкләр
Кавышалмый ялгыз йөриләр
Нигә диеп безнең күңелләрдә
Аерылу көен көйлиләр.
Уйлыйм сине якты иртәләрдә
Үзең дә бит, беләм, сөясең
Минем кебек очрашулар көтеп
Уйлый-уйлый янып көясең.
МАЛАЙЛАР еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1