Гөлмәрьям
Музыка: Ильхам Шакиров
Слова: Гамил Афзал
1куплет: Җәйләүләрдә көтү куды Гөлмәрьям,
Гөлләр өзде бер бәйләм Гөлмәрьям,
Күзләрендә чаялыгы чаткысы,
Йөзләрендә таң нурының яктысы,
Күзен алмый кулындагы гөлләрдән.
2 куплет: Болыннарда көтү йөртте Гөлмәрьям,
Сулар эчте көмештәй күлләрдән.
Җилбер җилбер исә сахра җилләре,
Җәйрәп яткан туган-үскән җирләрнең
Матурлыгын үзенә җыйган Гөлмәрьям.
3 куплет: Болыннардан эштән кайта Гөлмәрьям,
Гармунлы урамнарда нинди ямь!
Сылу үскән авыл кызы, ил кызы,
Сандугачлы таңнарның йолдызы —
Шундый күркәм минем иркәм Гөлмәрьям.
Марат Ахмадеев еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1