ТУГАН АВЫЛЫМ - АЙБАШЫМ
Илгиз Субаев көе һәм сүзләре
Җырласам да, һич басылмый
Йөрәгем сагышлары.
Төшләремә керә һаман
Айбашым тавышлары.
Кушымта:
Куш чишмәнең саф суларын
Туйганчы эчәм әле.
Яшел хәтфә болыныңда
Ятып ял итәм әле.
Болыныңда — чалгы тавышы,
Кырларда — тургай моңы.
Комбайн гүләүләре ул —
Егетнең дәртле җыры.
Кушымта:
Ташлы елга чишмәләре
Чыга Бәкәш ягыннан.
Татлы суын эчеп туймыйм
Сусаган чакларымда.
Кушымта:
Мәчетеңнең манарасы
Ерактан балкып тора.
Эш сөючән халкың синең,
Гашыйк ул җырга-моңга.
Кушымта:
Источник: http://erlar.ru/node/4643
Марат Гобәйдуллин еще тексты
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1