Сара Садыйкова көе
Рагидә Янбулатова сүзләре
Дим өстендә ай нурлары
Йөзә моңлы җыр булып,
Төнбоеклар тирбәләләр
Ак чәчәкләрен йомып,
Йөрәгем яна, ашкына күңел,
Бу — бер дә юкка, тикмәгә түгел,
Бу — тәүге сөю, тәүге мәхәббәт.
Миңа нишләргә, әйт, дускаем, әйт!
Тонык Димдә толымнарын
Юа тал иркәләнеп,
Төнбоеклар уянырга
Көтә таң, иртәләрен.
Йөрәгем яна, ашкына күңел,
Бу — бер дә юкка, тикмәгә түгел,
Бу — тәүге сөю, тәүге мәхәббәт.
Миңа нишләргә, әйт, дускаем, әйт!
Марат Гәрәев еще тексты
Другие названия этого текста
- Марат Гәрәев - Әйт дускаем, әйт. (1)
- МаратГәрәев - Әйт, дускаем, әйт (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1