Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Марат Гәрәев - Әнисез калгач (Фирзәр Мортазин көе. Салават Фәтхетдинов репертуарыннан) | Текст песни

Өебезнең нуры сүнде
Әниемне җирләгәч.
Бер җирем авыртмый диде,
Белгертмәде чирләгәч.
Яме сүнде бүлмәләрнең,
Бушлык басты күңелне.
Тыя алмадым яшьләремне –
Тәгәрәшеп түгелде.

Кушымта:
Һавалар да җитми кебек
Өйдә әнисез калгач.
Синсез бит мин җәйләремдә
Яфраксыз, нурсыз агач.

Нурсызланды якты дөнья,
Юк кояшның җылысы.
Килә бары бертуктаусыз
Үксеп-үксеп елыйсы.
Синең белән яшәлгән күк,
Яшәлмәгән дә кебек.
Каршы ала идең мине
Карашың белән үбеп.

Кушымта

Истән чыкмас инде синең
Соңгы тын алышларың.
Ник гел югалтудан тора
Гомернең агышлары?
Белә безнең кадерләрен
Кадерлеләр бар чакта.
Син бит бәхетле, әнкәем,
Каберең туган якта.

Кушымта

Другие названия этого текста
  • Салават - Энисез калгач(сагынам мин сине энием,бэгърем) (1)
  • Салават Фатхетдинов - Энисез калгач (1)
  • Салават - гомер (0)
  • Җырлый:Салават Фәтхетдинов - "Әнисез калгач"... Язма:2002 елгы... Баянда:Рөстәм Вәлиев... Синтезаторда:Азат Хәлимов... (0)
  • Салават - Энисез калгач (Жуария Ахатова сузлэре,Халидин Ахатов кое) (0)
  • Салават - дэу эни (0)
  • Салават - Эни (0)
  • Салават Фатхутдинов - Энисез калгач (0)
  • Салават - Энисез калгач ( Дэу энием,син мина эни кебек иден...сагынам сине) (0)
  • Салават - Хаваларда житми кебек ойдэ энисез калгач (0)
  • Марат Гәрәев - Әнисез калгач (Фирзәр Мортазин көе. Салават Фәтхетдинов репертуарыннан) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-