Син кайтырсың бәлки яныма.
Илдус Салахов көе.
Энҗе Гибадуллина сүзләре.
Таныш урман, таллар елгалар,
Барда мине назлап калалар.
Йөрәктәге көчле сөю хисен,
Аңлый бары ялгыз калганнар.
Җил дә исә, ага сулар да,
Әллә кайда илтә юллар да.
Күңелемнең моңлы бу хисләрен,
Юата алмый хәтта җырлар да.
Әллә йөрәк бит, көтә сагына,
Саташып ул канат кагына.
Җәйнең матур алсу таңнарында,
Син кайтырсың бәлки яныма.
Марат Гәрәев еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1