Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Марат Шайбаков - АСКЫНЫМ | Текст песни

Аскыным — син газиз туган җирем,
Аскыным — син йөрәк тибешем.
Теш чатнардай салкын чишмәләрең,
Тыңгы белмәс йөгерек инешең.

Туган җирем Аскыным,
Сиңа кайтам ашкынып!
Тәнгә шифа Таныбың,
Бөтен илгә танылдың!

Нинди матур безнең Аскын буе!
Сүзләр тапмам мактап бетерлек.
Төрле милләт яши төбәгемдә,
Татулыкка исең китәрлек.

Туган җирем Аскыным,
Сиңа кайтам ашкынып!
Тәнгә шифа Таныбың,
Бөтен илгә танылдың!

Кояш нурын сөеп каршы ала
Оя сайлап кайткан кошларың.
Җәйләредә сандугачлар моңы,
Ак буранлы салкын кышларың.

Туган җирем Аскыным,
Сиңа кайтам ашкынып!
Тәнгә шифа Таныбың,
Бөтен илгә танылдың!

Болар бар да минем туган ягым,
Болар бар да минем Аскыным!
Җырга салдым туган ягым моңын,
Йөрәктәге хисләр ташкынын!

Туган җирем Аскыным,
Сиңа кайтам ашкынып!
Тәнгә шифа Таныбың,
Бөтен илгә танылдың!

Марат Шайбаков еще тексты


Другие названия этого текста
  • Марат Шайбаков - Тыуган ягым Аскыным (1)
  • Марат Шайбаков - АСКЫНЫМ (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1