Бар иде бит безнен малай чак:
Башта - жиллэр, кесэдэ - борчак.
Атлар тугел, чикерткэлэр жигеп,
Болыннарда йогереп йоргэн чак.
Эх,егетлэр, малай чаклардан
Кyтэрелдек - аста калмадык.
Янсак яндык мэхэббэт утында,
Сынаулардан утта янмадык.
Яшьлеге дэ эзсез узмады:
Сойдек, яраттырдык кызларны.
"Тормыш-бурэнэнен авыр башын",
Кутэрткэндэ, "юк",дип, тормадык.
Эх,егетлэр, белэклэрдэ - коч,
Йорэктэ дэрт ташып ургыла.
"Яшэр яшэмэслэр яшэде" дип,
Эйтмэсеннэр безнен турыда.
"Заманалар авыр" дигэн сузлэр
Безнен кебеклэргэ хас тугел.
Шатлыгы да оем-оем килде,
Кайгысы да безгэ ят тугел.
Эх,егетлэр, яшьлек утмэгэн.
Картлык эле килеп житэсе.
Горлэп яшик, килер елларны да
Егетлэрчэ булсын утэсе.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1