1. Кем соң миңа син - бакчамда чәчәк. Кем соң миңа син - күктә йолдызым.. Назлы кояшым, иркә җилем син Шуңадыр инде сине сөям мин... Назлы кояшым, иркә җилем син Шуңадыр инде сине сөям мин...
2. Кем соң миңа син - соңгы мәхәббәт, Кем соң миңа син - соңгы өметем. Очар канатым, бердәнберем син.. Шуңадыр инде сине сөям мин... Очар канатым, бердәнберем син.. Шуңадыр инде сине сөям мин...
3. Кем соң миңа син - өемдә кояш, Кем соң миңа син - кичке якты ай. Ай белән кояш кебек миңа син, Шуңадыр инде сине сөям мин... Ай белән кояш кебек миңа син, Шуңадыр инде сине сөям мин...