Ишетәм мин моңлы аваз —
Изге айда, нурлы таңда.
Барган Рәсүл изге тауга —
Коръән үзе иңгән анда.
Рамазан, и моңлы азан —
Тыңлый Татар, тыңлый Азан,
Рамазан, и моңлы азан —
Изге догам онытмам,
Изге Рәсүлемне онытмам.
Монда минем изге Мәккәм —
Азаннарда моңлы мәкам.
Рәхмәт укыйм Татарыма —
Иман биргән өчен миңа.
Рамазан, и моңлы азан —
Тыңлый Татар, тыңлый Азан,
Рамазан, и моңлы азан —
Изге догам онытмам,
Изге Рәсүлемне онытмам.
Мәккәләрдән юл алган ул,
Бар җиһанга таралган ул,
Еллар үтеп безгә килгән:
Туган халкым шөкер кылган.
Рамазан, и моңлы азан —
Тыңлый Татар, тыңлый Азан,
Рамазан, и моңлы азан —
Изге догам онытмам . Изге Рәсүлемне онытмам.
Марат Эксанов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 4