Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Мәгәфүр Хисмәтуллин - Матур Өфө ҡалаһы (Уфа каласы) | Текст песни

Өфе каласы

Мәсәлим Вәлиев көе
Кадыйр Даян сүзләре

/Мәгәфүр Хисмәтуллин, Хөсәен Мәжитов репертуарыннан/

Агыйделнең буе ямьле,
Гөл чәчәкле даласы.
Шул Иделнең ярларында
Матур Өфе каласы.

Эх, Өфе каласы —
Ямьле Идел буенда.
Кайда гына йөресәм дә
Син булырсың уемда.

Өфе урамнары асфальт,
Биек яңа йортлары.
Кара төнне көндез итә
Балкып янган утлары.

Эх, Өфе каласы —
Ямьле Идел буенда.
Кайда гына йөресәм дә
Син булырсың уемда.

Өфе бакчалары матур,
Гөл чәчәккә күмелгән.
Җәйге көндә бер күрсәң дә
Мәңге китми күңелдән.

Эх, Өфе каласы —
Ямьле Идел буенда.
Кайда гына йөресәм дә
Син булырсың уемда.

Мәгәфүр Хисмәтуллин еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2