Мөдәрис Газетдинов көе Халисә Мөдәрисова сүзләре
Ярда - егет, көймәдә - кыз,
Су өстендә ай йөзә.
Ике ярны тоташтырып
Дулкыннарда юл тезә.
Кушымта:
Яр астында тал гына,
Яратмасаң, кал гына.
Ә яратсаң, йөгереп төш
Араларда ай гына!
Тал толымын су тарата
Хәтерләтеп юл чатын.
Ике якта яр ерак ла -
Арадагы яр якын.
Кушымта.
Чәчрәп китте көмеш дулкын ,
Таллардан тамчы тама.
Бер көймәдә икәү бергә -
Бербөтен бәхет ага!
Кушымта.
Мөдәрис Газетдинов еще тексты
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1