Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Җәмилә & Ндиоба - Зәке-зәке, бибизәке | Текст песни

Зәке-зәке, Бибизәкә, Бибисылу, Кәримә,
Зәке-зәке, Бибизәкә, Бибисылу, Кәримә,
Гайшәдер, Галимәдер, Хәнифәдер, Зәлифә,
Гайшәдер, Галимәдер, Хәнифәдер, Зәлифә.

Зәке-зәке, Бибизәкә, Фирания, Гөлсинә,
Зәке-зәке, Бибизәкә, Фирания, Гөлсинә,
Өммегөлсем биеп тора, кубыз тарта Әлфия,
Өммегөлсем биеп тора, кубыз тарта Әлфия.

Әккән-бөккән, кәләмән теккән, зәмби-зәүр, гамбәрчык
Уеннан уймак, табада коймак, мичтә бәлеш, ал да чык.
Дәүләт бабай, ашлык чәчәк ата, ала торган чак.

Без, без, без идек,
Без унике кыз идек,
Базга төштек, май ашадык,
Келәткә кердек, бал ашадык.
Күл буенда су эчтек,
Су буенда су эчтек,
Иләктән, җиләктән дә,
Пәрәмәчтән коймактан,
Арпадан, бодайдан,
Эшләр китәр уңайдан!

Бәдрелхәят, Хөснетдин, Шәрәфетдин, Шәйхетдин,
Бәдрелхәят, Хөснетдин дә, Шәрәфетдин, Шәйхетдин,
Биби, Бикә, Гөлзаһида, Бану, Сылу, Шәрифә,
Биби, Бикә, Гөлзаһида, Бану, Сылу, Шәрифә.

Актыр кәҗә йоннары да, күктер кәҗә йоннары,
Кунаклары биеп тора, кайда хозяиннары?
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Фирая,
Сикереп-сикереп биегәндә кәкре аяк турая!

Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мөхәммәт,
Хай Мөхәммәт, синең белән утырулар мең рәхәт!
Йөгереп чыктым бакчага,
Бастым сукыр акчага,
Ирхан ярым бар чагында нужда күрмәм акчага!

Зәке-зәке, Бибизәкә, Бибисылу, Кәримә,
Зәке-зәке, Бибизәкә, Бибисылу, Кәримә,
Гайшәдер, Галимәдер, Хәнифәдер, Зәлифә,
Гайшәдер, Галимәдер, Хәнифәдер, Зәлифә,
Гайшәдер, Галимәдер, Хәнифәдер, Зәлифә,
Гайшәдер, Галимәдер, Хәнифәдер, Зәлифә.

Җәмилә & Ндиоба еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-