Син миңа шалтыратырсың,
Кичен килүеңне әйтерсең.
Шәмнәремне кабызырмын,
Төннәремнең биген ачып, сине көтәрмен.
Син Лондоннардан алып кайткан
Кызыл күлмәгемне киярмен.
Кулмәк миңа бик килешле - синдә зәвык бар.
Бүген төнен серләреңне тыңлыйсым килә,
Серләреңә ияреп, жырлыйсым килә..
Аек хисем белән сөртермен бүген сине,
Сикереп чыкмасын гына хисләрем чик ноктаны..
Караңгы төн -
Мин ялгызым.
Ике дә уйламый
Китәр идем синең белән
Син яратсаң..
Яратам.. Сагынам.. Көтәм..
Сине һаман көтә диләр,
Ә мин инде еракта.
Әйдә янсын йөрәкләр,
Янмаса сүнеп, катып,
Югалып бетәр бит.
Яшьлек хаталары
Онытыла бара,
Ә бу бит без
Икәү калдырган яра -
Ике күзле, ике куллы җан иясе.
Мин янында,
Әмма килә аның сине күрәсе,
Алдап булмас
Хәсрәт тулы сабый күзләрен,
Авыр дисең,
Ә мин соң ничек түзгәнмен..
Булмый үзгәреп,
Өзгәләнеп, елап,
Булмый кайтарып
Син бит инде ерак..
Яланаяк тәрәз төбендә, ялгыз
Һаман икәү сине көтеп торабыз..
Караңгы төн -
Мин ялгызым.
Ике дә уйламый
Китәр идем синең белән
Син яратсаң..
Яратам.. Сагынам.. Көтәм..
Син әйтмәдең,
Ә мин сизмәдем.
Башым нәрсә беләндер буталган..
Күзләреңә тутырып карадым да,
Күз түрендә күрдем проблемалар.
Син карыйсың миңа,
Ә керфекләреңдә - серләр,
Сер пәрдәсен җилләр тибрәндерә.
Һәм минем теләк - бу кичтән бары тик син генә,
Тәнем кочып,
Хис вальсында әйләндерерсең,
Җиде катлы илһам күгенә мендерерсен,
Мин уларга риза булырмын
Синең кочагыңда..
Караңгы төн -
Мин ялгызым.
Ике дә уйламый
Китәр идем синең белән
Син яратсаң..
Яратам.. Сагынам.. Көтәм..
Җәмилә, Иттифакъ еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3