Әкрен-әкрен, әкрен тибә йөрәк.
Моңсулаган, гөрләп яна алмагач.
Арып-талып хәлдән тайган ахры,
Хисләренә җавап таба алмагач.
Сөю-назга сусаган җаныма
Тиңдәш йөрәк, аңлау-терәк кирәк.
Чыдамаслык әллүр сагышларга
Ничек түзсен тенгәләнгән йөрәк... йөрәк
Ул яраткан рухи хисләрең назын,
Җанын бүләк иткән, кызганмаган,
Соңгы тамчысына кадәр биргән,
Үзе дә, җылысы да калмаган.
Сөю-назга сусаган җаныма
Тиңдәш йөрәк, аңлау-терәк кирәк.
Чыдамаслык әллүр сагышларга
Ничек түзсен тенгәләнгән йөрәк... йөрәк
Бер хезмәттән туйган ул яшь йөрәк,
Сөю утында кабат янарга.
Яфраланган йөрәк берәр кайчан
Үзенә тиң йөрәкне табармы?
Сөю-назга сусаган җаныма
Тиңдәш йөрәк, аңлау-терәк кирәк.
Чыдамаслык әллүр сагышларга
Ничек түзсен тенгәләнгән йөрәк... йөрәк
мин сине оныталмыйм=(((♥ еще тексты
Другие названия этого текста
- Альбина - яратам сине* (1)
- Оныта Алмыйм мин сине☾⋆ - Экрен генэ тибэ йорэк (1)
- Альбина - Экрен генэ тибэ йорэк (0)
- мин сине оныталмыйм=(((♥ - Экрен генэ тибэ йорэк (0)
- Альбина - Йорэк (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1