Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Мингол Галиев - Үгет-нәсихәт (Акмулла шигыре) | Текст песни

Иң әүвәл кирәк нәрсә – иман дигән,
Ахирәт эшләренә инан дигән;
"Хода кичәр" дигән менән эш бетмәйде,
Иман шартын өйрәнмәсә – Ибан дигән.
Икенче кыйммәт нәрсә – күңел дигән,
Күңле бозык адәмнән түңел дигән;
Бозыкка җир өстеннән асты артык,
Булмаса күңел таза – күмел дигән!
Өченче кыйммәт нәрсә – гакыл дигән,
Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр дигән;
Аз эшкә ачуланып, динен бозар,
Иманын көферлеккә сатыр дигән.
Дүртенче кыйммәт нәрсә – шөкер дигән,
Нигъмәткә шөкерсезлек – өфер дигән;
Җаткан җирдән "Ходай кичәр" дигән-хурлык,
Сәбәб эзләп, төз җул менән җөгер дигән!
Бишенче кыйммәт нәрсә – әдәб дигән,
Әдәб дигән – мәхәббәткә сәбәб дигән;
Көферлек әдәбледә тормагандай,
Әдәбсездә иман тору гаҗәб дигән
Алтынчы кыйммәт нәрсә – сабыр дигән,
Сабыр кеше морадын табыр дигән;
Һәр эшдә сабырсызның төбе – хурлык,
Сабырсызлык башка бәла салыр дигән!..

Акмулла.

Мингол Галиев еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1