Кайтырмын дип, хатлар язуыма
Көннәр түгел, айлар үттеләр;
Әмма юлларым, сиңа илтмичә,
Еракларга алып киттеләр.
Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Сине көттереп тә кайталмасам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.
Көтәсеңдер син мине, кайтыр дип,
Тезелешеп кошлар кайтканда;
Улым дип, син ишек ачасыңдыр,
Көзге җилләр тәрәз какканда.
Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Сине көттереп тә кайталмасам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.
Көтәсеңдер хат ташучы килсә,
Кош теледәй сәлам бардыр дип;
Хат булмаса, өмет итәсеңдер:
Иртәгә, бәлки, булыр дип.
Юлга чыгам, әнкәй, кайтыр юлга,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Шушы юлда тагы озакласам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.
минус еще тексты
Другие названия этого текста
- минус - Кичер мине анкяй, гафу ит (0)
- Неизвестен - Кичер мине, энкэй, гафу ит (Минус).mp3 (0)
- Айдар Курмандаев - Кичер мине, энкэй, гафу ит (Ильхам Шакиров cover) (0)
Видео
-
Кичер мине, энкэй, гафу ит! Ринат Валиев (курай)
Невероятной красоты шедевр татарской народной музыки Кичер мине, энкэй, гафу ит в исполнении Рината Валиева. 1.Кайтамын дип ... -
Кичер мине, әнкәй
Утынны сундермичэ мине кот, (C D G) Сине коттереп тэ, кайталмасам, ( D G C) Кичер мине, энкэй, гафу ит! (Am H7 Em) 2.Котэсендер ...
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1