Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгән уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хәтер уйный, керми йокы.
Кушымта:
Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.
Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое —
Утсыз да мин күрәм монда.
Кушымта:
Су буенда учак яна,
Сүнмәс микән таңга чаклы?
Урамыңда, туган авылым,
Табармын күк балачакны.
Хәтерләсәң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялантәпи урамыңда
Уйнап үскен балаң бит мин.
Кушымта:
Су буенда учак яна,
Хатирәләр төсле якты.
Кайттым кебек яшьлегемә,
Табармын күк балачакны
Минус еще тексты
Видео
-
Зухра Шарифуллина - Су буенда учак яна
Зухра Шарифуллина http://vk.com/club53260827 Концерт в парке Кырлай. Казань, июнь 2013 г. -
Зухра Шарифуллина - Бер вакыт кына
Зухра Шарифуллина http://vk.com/club53260827 Концерт в парке ... Зухра Шарифуллина - Бер вакыт кына .... Су ...
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1