Яшь гомер бер узгач,
Кайтмый ул яңадан.
Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек;
Яшьлектә сөйгән яр,
Сагындым, килеп ал,
Сине көтәм һаман, дип әйтер кебек.
Юк, кайтмас яшь гомер,
Калды ул еракта,
Зәңгәр томан артында сагыш булып;
Яшьли сөйгән яр да
Ятка калды анда
Әллә язмыш, әллә бер ялгыш булып.
Ялгышны төзәтеп,
Язмышны үзгәртеп
Яшәсәң, яшьлек кире кайтыр кебек;
Яшьлек бит күңелдә
Иң матур җирендә
Вакытлыча туктаган бер җыр кебек.
Минус еще тексты
Другие названия этого текста
- Зиннур Гыйбадуллин кое, Гульшат Зайнашева сузлэре - Яшь гомер (1)
- яшьлектэ сойгэн яр,сагындым килеп ал..сине котэм эйтер кебек... - Яшь гомер (0)
- Минус - Яшь гомер бер узгач (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1