Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Мирсәет Сөнгәтуллин (Рөстәм Сәрвәров, Рания Билалова, Флүзә Париж) - Каерма канатың (ҡайырма ҡанатың) /минус/ | Текст песни

Шәмсия Җиһангирова сүзләре
Рәис Нәгыймов көе

Пар чәчәкләр гөлдә,
Пар аккошлар күлдә,
Пар сандугач булса — җыр матур.
Ярыңнан аерылып.
Канатың каерылып,
Калсаң сине кемнәр юатыр.

Җаныңны канатып,
Каерма канатың,
Ташлама ярыңны, ташлама.
Синекеннән артык
Түгел кеше яры,
Үз канатың бирмә башкага.

Елгаларның яры
Һаман парлы-парлы,
Көн — кояшы, төннең ае бар.
Парлыларны күреп,
Үзәкләрен өзеп,
Гомер итә аерым-аерылар.

Җаныңны канатып,
Каерма канатың,
Ташлама ярыңны, ташлама.
Синекеннән артык
Түгел кеше яры,
Үз канатың бирмә башкага.

Бул син гел янында
Кайгылы чагында,
Шатлыгын да тигез бүлешеп.
Күзләренә карап,
Бер-береңне аңлап,
Гомерләр ит сөеп-сөешеп.

Җаныңны канатып,
Каерма канатың,
Ташлама ярыңны, ташлама.
Синекеннән артык
Түгел кеше яры,
Үз канатың бирмә башкага.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-