Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Мәликә - Мин сине юксынам | Текст песни

Ул сиңа пар түгел, сиңа тиң яр түгел.
Дигән авыр сүзләр ишетәмен мин гел.
Ә мин бик тәртипле, фәрештә шикелле,
Синең белән бергә булуым икеле.

Мин сине юксынам,
Мин сине сагынам,
Бары сине генә
Мин шашып яратам!

Бик тыйнак егетләр яннан узып китә,
Ә минем күңелем тик сине уз итә.
Ошатмый әнием, яратмый әтием
Минем бу сайлауны. Әмма мин нишлием?

Мин сине юксынам,
Мин сине сагынам,
Бары сине генә
Мин шашып яратам!

Другие названия этого текста
  • Мәликә - Мин сине юксынам (1)
  • Мэликэ - Мин сине юксынам (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-