Кыз: Тәрәзәдән нигә бактың, җизнәкәй?
Егет: Яшь йөрәккә ут яктың, балдызым-ялгызым.
Кыз: Бу бармагың ник кәкере, җизнәкәй?
Егет: Алтын балдак кигәнгә, балдызым-ялгызым.
Кыз: Бу йөзләрең ник саргайган, җизнәкәй?
Егет: Сине өзелеп сөйгәнгә, балдызым-ялгызым.
Кыз: Мич башына ник мендең җизнәкәй?
Егет: Караватың дип белдем, балдызым-ялгызым.
Кыз: Балдызыңны нигә үптең, җизнәкәй?
Егет: Җәмәгатем дип белдем, балдызым-ялгызым,
Кыз: Балдыз сөю язык, диләр, җизнәкәй,
Егет: Язык казык башында, балдызым-ялгызым.
Источник: http://erlar.ru/node/666
Мубай һәм Зуля Камалова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1