Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

муз.Р.Фатахов сл. Резеда Вәлиева - Туган авылым. | Текст песни

Ренат Фатахов көе Резеда Валиева сүзләре

Кайттым сиңа җәйге таң алдыннан,
Йоклый идең тәмле төш күреп.
Йоклый иде яшел тугайларың,
Ап-ак томаннарга төренеп.

Таң кояшы алсу нурга күмде
Әткәемнең йөргән юлларын.
Шул юллардан каршы килә иде,
Ераклардан сузып кулларын.

Җәйрәп ята ямьле Әй буйлары,
Шунда үстем сулар коенып.
Һәр куагың,һәрчак почмагыңа
Балачагым калган сыенып.

Басып торам...Күз алдымнан һаман
Хатирәләр шаулап үтәләр.
Менә алар мине әүвәлгечә
Шат күңелле кызчык итәләр.

Әнә анда,урман аланында,
Шаулап торган имән төбендә,
Шушы шаян кызчык җырлый-җырлый
Җиләк җыя сыман бүген дә.

Әткәсе дә исән,печән чаба,
Чалгы яный урман яңгыратып.
Туган авылым минем,китәм синнән,
Кайгы-шатлыкларым яңгыратып.

муз.Р.Фатахов сл. Резеда Вәлиева еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-