Чибәркәй
Лилия Таһирова көе Гөлшат Зәйнәшева сүзләре
Авылыбызда бер чишмә бар,
Шул чишмәгә йөгреп төштем.
Бер чибәрнең юлын бүлеп,
Чиләгеннән суын өчтем.
Чиләкләре аллы-гөлле,
Көянтәләре зәңгәр.
Сулар да ташытмас идем,
Минеке булса әгәр.
Алсу таңда кошлар сайрый,
Сандугачлар туй итәдер.
Ал чиләкле бу чибәркәй
Кем бәхетенә җитәдер?
Чиләкләре аллы-гөлле,
Көянтәләре зәңгәр.
Сулар да ташытмас идем,
Минеке булса әгәр.
Чишмә буена тик йөреп
Үземә тиң яр таптым.
Ничек үзеңә әйтергә?
Шул чибәркәйне яраттым.
Чиләкләре аллы-гөлле,
Көянтәләре зәңгәр.
Сулар да ташытмас идем,
Минеке булса әгәр.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1