Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Мурат Гайсин һәм Алия Шарафутдинова - Бәхеткәдер | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Син сулыш төсле,
Син язмыш төсле,
Син уяткан ул хис көчле, бик көчле.
Кагылсам сиңа, бик ряхәт миңа
Бер кагарашың җитә,
Сүз артык инде.

Син күңел кебек,
Син гөмер кебек,
Син уяткан ул хис, ул хис мәңгелек.
Бәхет шул иркәм, уянсам иртән
Янымда тик синең барлыкны белеп.

Кушымта:
Син миңа бердән-бер
Мин сиңа бердән-бер
Мин сине очраттым бәхеткәдер, бәхеткәдер.
Икебез бердән-бер, яратам дигәндер,
Фәрештәләр күктә убешәләр.

Уянсам иртән сине күреп
Йокыга китсәң кочагымда убеп.
Без мәңге бергә икебез генә
Беркем юк җирдә бары син һәм мин генә.

Кагылсам сиңа, ачыла күңел
Бик рәхәт миңа, берни кирәк түгел.
Без мәңге бергә икебез генә
Беркем юк җирдә бары син һәм мин генә.

Кушымта:
Син миңа бердән-бер
Мин сиңа бердән-бер
Мин сине очраттым бәхеткәдер, бәхеткәдер.
Икебез бердән-бер, яратам дигәндер,
Фәрештәләр күктә убешәләр.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-