Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Муса Маликов - Әссәламегаләйкем | Текст песни

Таң ата да кояш чыга,
Кояшны сәламли көн.
— Саумы, Кояш, сүнмәс учак!
Әссәламегаләйкем!

Тел ачкычы, иман биргән
Сөекле туган телем!
Үз телемдә сиңа сәлам,
Әссәламегаләйкем!

Әй игенче, күкрәп үссен
Кырларда синең иген.
Икмәк тотып сәлам юллыйм,
Әссәламегаләйкем!

Ачыйк бәхет ишекләрен,
Бәхетле булсын һәркем.
Әй кардәшләр, милләттәшләр,
Әссәламегаләйкем!

Таң ата да кояш чыга,
Кояшлы бездә һәр көн.
Кояш белән сәлам юллыйм,
Әссәламегаләйкем!

Муса Маликов еще тексты


Другие названия этого текста
  • Муса Маликов - Әссәламегаләйкем (Оригинальная запись с пластинки 1992 г.) (1)
  • Муса Маликов - Әссәламегаләйкем (0)
  • Musa Malikov - Asalam Aleykum (0)
  • Муса Маликов - Әссәламәгаләйкем 1992 г. (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1