Йөрәгең ач син үземә, Син ышан минем сүземә. Мине эзләп кил син яныма.
Сине җаным – сөямен, Мәхәббәттә көямен.
Сиңе сөюдән мин җырлар язам, Сыймый күңелгә шул чаклы газап. Яратуымнан гөлдәй буламын. Бу ялгызлыктан икәүләп качсак, Гомерлеккә тик сиңа буламын.
Кил яныма Дәва, бир син җаныма Өметем синдә... Синең назлы карашларың Оныттыра барысын да. Мин дә сине бик яратам Син минем йөрәк дәвам... Мин яратам, мин яратам шашып Мин яңадан сиңа гашыйк.